Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

«Әдәби табышмак»

 

25 февраль көнне  Пушкин картасы кысаларында Максабаш авыл китапханәсендә «Әдәби табышмак» дип исемләнгән интеллектуаль уен  уздырылды. Ике командага бүленеп, катнашучылар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Уен сораулары төрле иде. Әкият героен белергә, кыскача эчтәлеген әйтергә, язучыларның исемнәрен танырга, шигырьләрдән өзекләрне искә төшерергә, әсәрләрне укып  аның авторын белергә, кроссвордлар һәм викториналарны чишәргә кирәк иде.