Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

«Җилкәннәр җилдә сынала»

       9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына  86 ел тулды.  Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.    Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән?