“Сугыш хатирәләре”
1552 елның 15 октябре Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн. Әлеге тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Сугыш хатирәләре”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар.