Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

22 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар өчен "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балалар татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән якыннанрак таныштылар.Чара дәвамында милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыкладылар.