"Тукай- сүнмәс йолдыз ул!"
Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш. Шуны күздә тотып укучылар белән Тукайның шигырьләрен уку, әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау һәм рәсемнәр ясау оештырылды.