Татарско-Шатрашанская сельская библиотека - филиал № 24

"Авылым кешелэре"

 
Сонгы елларда гармун моны, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Бэлки шуна курэ дэ комеш телле гармун тавышын фольклор, мэдэни чараларда гына ишетергэ момкин. Э шулай да яши эле гармун! Милли уен коралларыбызда оздереп уйнаучы, аларга "авырганда жан эруче" кешелэр дэ бар эле. Шундыйларнын берсе, гэжэеп кеше- Мубинов Шамил Дэулэтша улынын коллекциясендэ 26 гармун бар. Шуларнын 9 - татар гармуннары. Мубинов Шамил абый Чупрэле районы Тубэн Чэке аылында туып, гомере буе туган авылында яшэгэн, хезмэт иткэн. Лаеклы ялда булуына карамастан ул актив тормыш алып бара. Ул барлык мэдэни чараларда катнашып, узе дэ койлэр ижат итеп, район кулэмендэ уткэрелгэн кургэзмэлэрдэ татар халкынын мэдэниятен, сэнгатен устеругэ элешен кертэ. Шамил абыйнын остаханэсенэ керсэн- шаккатмалы! Монда гармуннарнын ниндие генэ юк - жиз телле татар гармуны, Саратов гармуны, тальянкалар дисенме... хэтта Германия якларыннан кайткан , 1936- елгы немец гармуны да бар. Гармуннарны тезэтэ хэм аларны кадерлэп саклавын ишетеп белгэннэр узлэре ук элеге уен коралын ана тэгьдим итэлэр. Аларны тезеклэндереп, матурайтып хэрберсенэ яна сулыш оргэн Шамил абый сыр- бизэклэр, ялтыравык ташлар белэн бизи. Арабызда шундый кешелэр яшэве белэн без горурланабыз!!!