Центральная библиотека

"Ач, шигърият, серләреңне!"

Бүген үзәк китапханәдә 21 март - шигърият көне уңаеннан "Ач, шигърият, серләреңне!" дигән очрашу кичәсе үтте. Очрашу кичәсенә Әлки районының үзешчән каләм тибрәтүчеләре, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназисенең "Алтын каләм" түгәрәгенә йөрүче укучылар, шигырь сөючеләр җыелды. "Алга, матур тормышка!"һәм "Китап булсын дустың" дигән китаплар авторы Рузинә Габидуллина, "Хисләр ташкыны" китабы авторы Гүзәлия Рәхмәтуллина, Наилә Алимова, Ләйлә Гыйлфанова, укытучы, "Алтын каләм" түгәрәге җитәкчесе Алия Шәйхетдинова, укучылар: Зилә Фәсахова, Диләрә Идиятуллина, Айзилә Сафина үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Очрашуның иң өлкән кешесе Наилә апа Алиеваның иҗаты бар кешене дә таң калдырды. Наилә апа үзенең сөенече белән дә бүлеште: җәй башларына китабы басылып чыгарга тиеш икән. Гүзәлия Рәхмәтуллина "Күңел дөньясы тәгәрмәче" дигән уйландыра торган уен күнекмәсен дә уздырды. Һәр катнашучы үзен бәхетле итеп тояр өчен сәламәтлек кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
Шигъриятне сөючеләр арасында уллары хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Гимадиева Фәүзия апа белән Сыраева Туйбикә апалар да бар иде. Алар үзләре яратып укый торган шигырьләрне сөйләделәр.