Центральная библиотека

Интеллектуаль уен "Тәрҗемәче, Татбаттл"

21 февраль көнне үзәк китапханәдә "Тәрҗемәче, Татбаттл" дигән интеллектуаль уен узды. Уен башында китапханәчеләр Туган тел көне турында аңлатма биреп үтте. Уенда ике команда Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 сыйныф укучылары Базарлы Матак урта белем бирү мәктәбенең 10 б сыйныф укучыларына каршы татар һәм рус телләрен белүләре буенча көч сынашты. "Мәдәният", "Мәктәп", "Туган тел", "Көйне таны", "Кара тартма", "Мәкальне дәвам ит", "Парын тап" дигән 7 турдан торган уенның биремнәре Татарстандагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Россиядәге Педагог һәм остаз елына, әлбәттә инде Туган тел көненә багышланды. Биремнәрдә рус телендәге сүзләрне татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемәләрен бирелгән вариантлардан дөрес итеп табырга, ике телдәге мәкальләрнең дәвамын белергә, мәктәп темасына багышланган көйнең нинди җыр икәнен танырга, кара тартмадагы предметны татар һәм рус телендәге атамасын белергә, рус телендәге сүзләрнең татар телендәге парларын табарга кирәк булды. Укучылар уенда бик актив катнаштылар һәм үзләренең татар һәм рус телен әйбәт белүләрен исбатладылар. Бәйгедә Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларыннан торган команда җиңү яулады.