Тарихи сәгать "Мәңге онытма!"

Китапханәдә "Мәңге онытма!" дигән тарихи сәгать үткәрелде.Чара барышында китап укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдык.Үлем лагеренда күпләп юкка чыккан яхүд халкының җәбер-золымнары белән дә таныштырдык. Холокост дәресләрен белү,мондый милләтне бетерү җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган вакыйгалар кабатланмасын өчен милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска тиешлеген аңлатырга тырыштык. Бу чарага күргәзмә дә төзелде.