Кайгы көне

Карамалы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә,хәтер һәм кайгы көнендә сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында искә алу өчен җыелдык.Митингны китапханәче сугыш башланган көнне искә алудан башлады.Мәдәният мөдире сугышка киткән,кайталмыйча калган авылдашларыбызның исемнәрен укып чыкты.Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.Алар истәлегенә һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куелды.Бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәткә төште.Без дә онытмасак иде.