Без террорга каршы

Китапханәдә "Без террорга каршы" исемле информация сәгате үткәрдем.Чара барышында китап укучыларга террор кешелек җәмгыяте өчен зур афәт булуы турында сөйләдем.Беслан шәһәрендәге теракт күпме йөрәкләрне тетрәндерде.Без һәм безнең киләчәк буын аны онытырга тиеш түгел икәнен аңлаттым.Соңыннан тема буенча сораулар бирдем.Төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту турында киңәшләр бирдем.