Хуш киләсең Нәүрүз!

Авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Хуш киләсең Нәүрүз!" исемле язны каршылау бәйрәмен үткәрделәр.21 март-яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көн.Шуңа күрә Нәүрүз бәйрәме язны каршы алу итеп кабул ителә.Шул уңайдан бәйрәмгә килүчеләр Кыш бабайның сынауларында ярышып,Нәүрүзбикәнең җылы котлауларын кабул итеп бергәләшеп күңел ачтылар.Кайнар коймаклар пешереп,чәй табыны әзерләнде.Бәйрәм күңелле үтте.