Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

Кичә “Туган телем – иркә гөлем”

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле- ул иң элек аның мәдәнияте, тарихи көзгесе .Шул уңайдан,Югары Әлморза авылы китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән кичә узды. Китапханәче кыскача бәйрәмнең тарихын  татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китапларга күзәтү ясалды.