Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

әдәби сәгать "Балалар язучысы - Хәкимҗан Халиков"

16 гыйнвар көнне Югары Әлморза китапханәсендә Хакимжан Халиков иҗатына багышланган "Балалар язучысы - Хәкимҗан Халиков" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде . Авторның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштык .Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм әкиятләрен укып фикер алыштык. Алар – балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими һәм күбесе шаян шигырьләр. Укучы әлеге шигырьләр аша тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнә.