Әңгәмә "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә, беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да, китапханә бар.
Сердәшем дә киңәшем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
Китапханәнең даими укучылары, авылыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе, китапны һәрвакыт иң якын дус һәм иң якын сердәш итеп матур әдәбият белән кызыксынып яшиләр.
Китап укуга кызыксыну уятыр өчен әти-әниләргә берничә киңәш:
1. Китапка кызыксыну кече яшьтән үк тәрбияләгез;
2. Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар алырга тырышыгыз;
3. Кубрәк бергәләп укырга тырышыгыз;
4. Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз;
5. Балагызга китап авторы турында сойләгез;
6. Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз;
7. Гаиләгез китапларын саклап, балагызга китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез;
8. Балагызга китап бүләк иткәндә изге теләкләрегезне язып бирегез. Еллар үткәч, балагызның хәтерендә туган өй, әти-әни белән бәйле бәхетле мизгелләре искә төшәр. Ул сезгә мең рәхмәтле булыр