Без Тукай-оныклары!

Югары  Әлки башлангыч мәктәбендә Г.Тукайның 135 еллыгына багышлап "Без Тукай-оныклары" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде. Балаларны презентация ярдәмендә кыскача тормыш юлы белән таныштырдым. Балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм ахырдан Г.Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре турында мультфильмнар карадык.