Әкияттә кунакта

"Малыш балалар бакчасында "Әкияттә кунакта" дип аталган чара үткәрелде. Балаларга "Теремтәй" рус халык әкиятен укыганнан соң, әкиятнең эчтәлеге буенча фикер алышу әңгәмә үткәрелде. Һәр рольны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнгәннән соң бу әкиятне балалар сәхнәләштереп уйнадылар. Кечкенә нәни артистлар һәрберсе үз ролен тырышып сәнгатьле итеп уйнады.