Яз гөлләре

Әхмәт авылы мәдәният йорты белән берлектә 8 март халыкара хатын -кызлар көненә багышланган "Яз гөлләре" дип аталган музыкаль-әдәби кичә үткәрдек.Әлеге чарада хатын -кызлар 2 командага бүленеп күңел ачтылар ,җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын сынадылар. Бәйрәм чарасында хатын- кызларга багышланган җырлар,шигырьләр яңгырады.