әдәби - музыкаль кичә "Җырга багышлан гомер"

16 гыйнвар көнне Төгәлбәй авылы китапханәсендә шагыйрә,  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан исемле әдәби - музыкаль  кичә узды.

Гөлшат Зәйнәшева 1928 елның 13гыйнварында туа. Бала чагы ятимлектә узса, педагогия училищесында укыган еллары авыр сугыш елларына туры килә. "Балачак истәлекләреннән" дигән язма укучыларга тәкъдим  ителде. Бу язмада шагыйрәнең сугыш елларында  ничек көн күрүләре турында язылган.
"Үзем турында " исемле шигырен укып шагыйрәнең үткән гомере күз алдына килеп баса.

Гөлшат Зәйнәшеваның таланты җыр җанрында күбрәк ачыла. Аның йөзгә якын шигыренә көй язылган. "Илле җыр "исемле китабы өчен Г.Зәйнәшева 1991елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Укучыларга "Җырның башкаручысы кем? " исемле музыкаль уен тәкъдим ителде.
Чара өлкән яшьтәге китап укучылар өчен әзерләнде.