Китап күргәзмәсе “Мин тормышка гашыйк”

       9 февральдә Татарстанның халык шагыйре – Фәнис Яруллинның тууына 85 ел.Шул уңайдан Иске Әнҗерә китапханәсендә шагыйрьнең юбилее хөрмәтенә “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.Китап укучылар белән үткен каләмле язучының китаплары белән таныштык,укыган китаплар турында фикер алыштык.