Әдәби кичә ”Туган җирнең бер кисәге ич мин “

Якташыбыз  шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннаповның  тууына 85 ел.  дистәдән артык шигъри һәм чәчмә әсәрләр китаплары авторы.Якташыбызның иҗаты турында тирәнтенрәк белү  максатыннан  25 январьда  Иске Әнҗерә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби кичә үтте.Кичәдә ”Туган җирнең бер кисәге ич мин “ дигән китаплар күргәзмәсе белән таныштык,авторның туган якка багышланган шигырьләрен укыдык.Җыр текстлары буларак та билгеле булган якташыбызның халкыбыз тарафыннан яратып җырлана торган “Солдатта булган диләр”,”Туган як басулары “,”Рәхмәт сиңа “җырларын ,юмористик әсәрләрен искә төшердек.