“Бөек сынчы – Урманче” “Бөек сынчы – Урманче”

Иске Әнҗерә китапханәсендә нәкыш остасы ,сынчы Татарстанның һәм  Россиянең  халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Б.Урманченың тууына 125 ел тулу уңаеннан  дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә  аның  иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алган. Китап укучылар белән Б.Урманченың күпкырлы иҗатына багышланган  “Бакый Урманченың рухи дөньясы “ дигән китап белән таныштык. Чыннан да Бакый аганың иҗаты да бакый-үлемсез икәненә һичшиксез инандык.