“Китап –күңел кояшы”

Әнҗерә китапханәсендә күренекле әдәбият галиме ,балалар язучысы –Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь тулу уңаеннан  “Китап –күңел кояшы” дигән китап күргәзмәсе куелды.Күргәзмәгә  авторның тормыш юлын,күпкырлы иҗатын яктырткан китаплар,журналлар куелды.

    Авылыбызның  “Ромашка”балалар бакчасында  балалар язучысы  - Г.Гыйльмановның балалар өчен язган шигырьләрен кычкырып уку сәгате үтте.Авторның ”Гөрләвек”,”Фил төшкә сыймый”дигән китапларыннан иң нәниләр өчен язылган шигырләрен укыдык.Аның  тәрбияви,заманча ,балаларның үзләре кебек үк шаян шигырләрендә балалар үз дөньясын күреп  шатлана һәм эчкерсез куана.