“Мөгезле Арыслан “

Иске Әнҗерә мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына якташыбыз Җәвад Тәрҗеманов иҗатына багышланган туган як сәгате үтте.Шагыйрь,балалар язучысы  -Җәвад Тәрҗемановның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.Дөньякүләм танылган,19 телдәиҗат ителгән әкиятләрен искә төшердек.Иң мөһиме- якташыбызның тууына 100ел тулу уңаеннан нәшер ителгән “Мөгезле Арыслан “дигән китабына күзәтү ясадык.Балалар күңеленә үтеп керә торган тәрбияви һәм самими шигырләрен (“Безнең көзге”,”Ачкыч һәм баскыч”,”Күзлек”,”Мөгезле арыслан” һ.б)укыдык һәм шигырьдәге уңай һәм тискәре геройлар турында  фикер алыштык.Балаларга   яңа китап  бик охшады,алар  китаптагы укылмаган  әкият һәм  шигырьләрне чиратлашып алып укырга теләкләрен белдерделәр.