"Чәчәкләрем - гөлләрем"

Җәй бизәге -чәчкә белән!Иске Әнҗерә мәдәният йорты бакчасында балалар белән "Чәчәкләрем - гөлләрем"дигән экологик әңгәмә үтте.Балалар бакчада чәчәкләр үстерү өчен вакытында иренмичә су сибәргә,чүпләрен утарга дигән фикерләре белән уртаклаштылар.Шулай ук китапханәче тарафыннан урман -кырларда нинди чәчәкләр үсүен һәм аларның файдалы үзлекләрен белделәр,шуңа да бу чәчәкләр  саклауга бик мохтаҗ.Балалар чәчәкләрнең исләрен иснәп хозурландылар.Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи,рухыбызны күтәрә,кешеләр арасында дуслык билгесе булып та хезмәт итә,шуңа да шагыйрьләр иҗатында да  матурлык һәм үлемсезлек символы булып тора.