“Табышмаклар илендә”

Бөтендөнья җәнлекләрне яклау көненә карата , китапханәче “Чулпан “балалар бакчасы балалары белән “Табышмаклар илендә” исемле әдәби викторина үткәрде. Балаларга биремнәр бирелде үзләре уйный торган уенчыклардан әйтелгән хайванны табып исемен кабатлап  әйтергә тиешләр.Викторина торле тукталышлардан торды(артыгын тап,  тавышыннан танып бел, койрык өчен зарядка ясадык, хайваннарның яраткан ризыкларын дөрес әйт, ялкау рәссам, җавабын тап). Балалар һәр биремнедә  төгәл үтәделәр.