2022 ел Россиядә халык сәнгате һам мәдәни мирасны саклану елы

23 сентябрь көнне Иске Чаллы авылы китапханәчесе "Чулпан" балалар бакчасы балалары белән, 2022 елны Россиядә халык сәнгате һам мәдәни мирасны саклану елына карата дидиактик уен үткәрде.
   Балаларны алдан әзерләнгән  татар халкының милли киемнәре,кул эшләнмәләре күргәзмәсенә күзәтнәмә үткәрде китапханәче. Балалар бакчасында милли киемнәр киенгән курчакларны бергәләшеп искә төшереп үттек. Кайсы милләт курчагы? Киемнәренең исемнәре ничек? Илебездә яшәуче төрле милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре,  бер- берсенең  гореф -гадәтләрен хөрмәт итүләре турында әңгәмә корылды.
        Кечкенә китап укучылар һәр киемнең исемен әйтеп киендерделәр,истә калдыру сәләтен ныгыту өстендэ эш алып барылды .