“Анда билгесез юлларда..”

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнне китапханәче балалар белән А.С.Пушкин әкиятләре буенча “Анда билгесез юлларда..”исемле тема буенча рәсем конкурсы үткәрде.”Пушкин әкиятләре” темасы астында китапларыннан күргәзмә төзелде , анда аның биографиясе һәм иҗаты турында мәгълүәтләр куелды.   Китапханәче аның гаиләсе һәм иҗади уңышлары турында сөйләде. Балалар әкиятләре китапларын караган вакытта үзләре яраткан әкиятләренең кыскача эчтәлеген сөйләп үттеләр.балалар үзләре яраткан әкиятләрен сайлап алып рәсем ясадылар.Пушкин әкиятләрен белмәгән кеше юктыр.