"Күгәрчен почтасыннан алып интернетка юл"

2022 нче ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы буларак билгеләп үтелде.Шул уңайдан китапханә дә яшьләр арасында "Күгәрчен почтасыннан алып интернетка юл" исемле танып - белү дәресе үткәрелде.
Китапханәче электән алып язу, кешеләрнең үзара аралашу һәм дә хәбәрләшү ысулларын искә төшереп үтте.(презентация слайдлары күрсәделде). Таныштыру барышында килеп чыккан сорауларга бергәләшеп җаваплар бирделәр.Бирелгән биремнәрдә катнаштылар(конверт,күгәрчен ясау,төгәл итеп конвертка адресны язу,матур эчтәлекле хат язып бутылкыга салу).
Танып - белү дәресен дә электән алып хәзерге цифрлаштыру заманасының  яхшы һәм шул ук вакытта зарарлы булуына да төшендерү иде. Тест сорауларына җаваплар бирелде.
Интернет дөньяны оныттыручы әйбер икәнен күрсәтүче  видео язма тәкъдим ителде.
Китапханәдә китап укучылар игътибарына вакытлы матбугат һәм китаплардан торган күргәзмә төзелде.