"Халкыбызның милли бизәкләре"

Иске Чаллы авылы китапханәсендә 2022 ел Россиядә Халыклар сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына карата "Әбием сандыгы", һәм "Халкыбызның милли бизәкләре" исемле күргәзмә төзелде.Китапханәче китапханә фондын да булган китаплардан һәм татар халкының элеккеге кул эшләнмәләренән торган күргәзмәгә күзәтнәмә үткәрде. Матур итеп чигелгән карават ,тәрәзә башлары, челтәрләп эшләгән өстәл эскәтерләре,чуклы сөлгеләр ,ашъяулыклар,сузмалар, борынгы челтәр  шәлләр .Милли киемнәрдән читек,чабата, чүәк, калфаклар (1905 елгы) чулпылар,беләзекләр.Бу кул эшләнмәләре һәрбер йортта әби -бабайлар төсе итеп саклана.һәр әйбернең үз тарихы бар. Китапханәче бу яткәрләрне сандык төпләреннән алып китап укучыларыма, әби -бабайларыбызның онытыла барган хезмәтләрен искә төшерердек.Һәр гаиләнең үз мирасы,үз гореф гадәте бар .Бу яткәрләрне китапханәчегә китап укучыларына җиткерергә ярдәм иткән өчен Вафина Тәнзилә апага рәхмәт әйтәсем килә.