“Әткәм- әнкәмнең теле” исемле китаплар күргәзмәсе
21 февраль “Чулпан” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә карата кызыклы китаплар уку сәгатье үткәрелде. “Әткәм- әнкәмнең теле” исемле китаплар күргәзмәсе төзелде,балалар белән күзәтнәмә үткәрелде. Ике телдә кычкырып әкиятләр укылды ә кечкенә китап укучыларым үзләре белгән язучыларыбызның әкиятләрен, шигырләрен күңелдән сөйләделәр. Соңыннан бергәләшеп милли уеннарыбызны уйнадык "Наза", "Капкалы", “Йөзек салышлы", табышмакларга җаваплар әйтелде.