Аппаковская сельская библиотека - филиал № 2

Түгәрәк өстәл «Гүзәл мирас калдырган әдип»

Язучы, драматург Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан, китап укучыларга «Гүзәл мирас калдырган әдип» исеме астында түгәрәк өстәл үткәрдек. Китап укучылар язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштылар. Бергәләп «Йөзек кашы» повесте сюжетын искә төшерделәр. Романтик, лирик һәм юмористик бизәкләр белән баетылган бу әсәр күпләрнең хәтерендә яхшы сакланган.