Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Туган тел – безнең язмыш” мәгълүмати сәгать

           Яңа  Чаллы авыл китапханәсендә халыкка  социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәре белән берлектә  Халыкара туган тел көненә  карата  “Туган тел – безнең  язмыш” дип аталган  мәгълүмати  сәгать үткәрелде. “Туган тел  һәркемгә якын”дигән мәгълүмати күргәзмә  төзелде. Мәгълүмати  сәгать  туган телебезгә  мәхәббәт  һәм телебез белән горурлану хисе  тәрбияләү максатыннан уздырылды. Чара  Нури Арслановның” Тел” дигән шигырен уку белән башланды. Китап укучылар белән  “21 февраль – Туган тел көне” турында әңгәмә  үтәрелде, татар халкының  гореф - гадәтләре, җыр һәм табышмак китаплары белән  таныштык. ” Мәкаль чылбыры” уены  , табышмакларга  карата  “Җавап эзлә” уены  оештырылды. Рус һәм татар язучыларының  ана телебез турындагы  фикерләрен  яңгыраттык.  Эльза Мәхмүтованың “Ана телем”  дигән  шигырен  Вәлиева Әлфия ,ә Равил Фәйзуллинның” Туган тел  турында “дигән   шигырен Сабирова Фирдәүсә  укыды. Соңыннан Габдулла Тукайның “Туган тел “ җырын  күмәк башкардылар.Өлкән яшьтәге  китап укучы апалар биремнәрдә  сынатмадылар.