Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

Телдән журнал “Иҗатта кабынган бәхет “

 Яңа Чаллы авыл китапханәсендә  китап  укучылар белән якташыбыз шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннаповның иҗатына багышланган  “Иҗатта кабынган    бәхет “ дигән телдән  журнал үткәрелде.  Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлки районы Татар Мулла авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1957 елда Алпар урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт туган авылы совхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннары өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1960-1965 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1963-1964 уку елында, педпрактика узу тәртибендә, Әтнә районының Түбән Көек авылы мәктәбендә мөгаллимлек итә.Укучылар белән шагыйрьнең тормыш  һәм иҗат юлы турында фикер йөрттек шигырьләрен укыдык, ”Солдатта булган диләр”,”Керфегеңә тамармын мин”, “Рәхмәт сиңа”җырларын искә төшердек  Аның чәчмә әсәрләренә халыкчан гадилек, самими юмор, фәлсәфи гомумиләштерүләр хас «Ачы какылар»,  «Тормыш сиратлары» җыентыклар, ә  “Кайту”, “Апрель авазы”                                                                                                                                                  исемле шигъри китаплары әдипнең бу юлда туктаусыз эзләнүен, заман чынбарлыгын, җир-табигать белән кешенең бербөтен бердәмлеген раслап, яшәеш мизгелләрен чагылдыруда каләменең чарлана, күңел хисләренең фәлсәфи тирәнлеккә ирешә баруы  турында эйтеп үттек.  Кичәне “Кошлар оя корган авылыма “   дигән шигырь белән тәмамладык.