“ Кызыклы китаплар белән таныш! “
Авыл китапханәсендә “ Кызыклы китаплар белән таныш! “ дип аталган ачык диалог уздырдык. Ачык диалогны әкият, хикәя һәм шигырьләр язылган китаплар күргәзмәсе белән башлап җибәрдек. Китап укучылар яңа кызыклы китаплар белән танышты, ә укучылар үзләре яратып укыган китаплары турында иптәшләре белән фикер алыштылар әкият, хикәяләрнең ошаган урыннарын сөйләделәр, соңыннан тәгъдим ителгән китапларны алып кайтып киттеләр