“Тукай иленә сәяхәт”

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукай һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.
Карга авыл китапханәсендә 8 - 9 сыйныфлар өчен Пушкин картасы буенча Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай иленә сәяхәт” дигән әдәби кичә үтте. Укучылар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр. "Тукай безнең күңелләрдә” исемле китап күргәзмәсе, “Мин Тукайга киләм” дигән баш астында балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алган иде. ”Туган тел”, “Әллүки” дигән җырлар тыңланылды. Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырады. Кичәдә катнашкан һәрбер бала “Тукай эзләреннән үтү – үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию – үзе бер бәхет” икәнен аңлады. Кичәбезне " Туган тел" җыры белән тәмамладык.