"Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз»

Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Карга авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен кошлар көненә багышланган "Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз», дип исемләнгән экологик сәгать үтте. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә булган әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны белделәр, шигырьләр укыдылар.