Кичәсе “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр”

Китапханәдә китап укучыларым белән “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” кичәсе үткәрдек. Кичәгә үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче, мөнәҗәтләрне көйләп оста башкаручы апаларыбыз чакырылды.  Мөнәҗәтләр көйләдек, “Каргауыл” китабында бастырылган бәетләрне укыдык. Мәкальләр өстендә эш алып бардык. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе икәненә инандык.