Әдәби кичә “Безнең күңелләрдә син, Тукай”

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрдек.

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Г.Тукай)

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын искә төшердек. Китапларыннан  күргәзмә  оештырдык. Кичәбезнең икенче өлеше “Зирәкләр һәм тапкырлар “ дип аталды.  Г.Тукайның иҗатын бирелгән биремнәр аша искә төшердек. Шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдык. Максатыбыз аның иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.