Әдәби сәгать “Китап белем чишмәсе”

Китап укучыларым белән  “Китап белем чишмәсе” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырдык. Максатыбыз китап турында белемнәрен  тулыландыру, шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү иде.

Укучылар белән китаплар иленә сәяхәт кылдык.  Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштык. Бөек шәхесләрнең китап турында фикерләрен, мәкальләрен, әйтемнәрен укыдык. Әңгәмәдәшләрем  үзләре  укыган китапларын анализладылар.Бер-берсенә  укырга тәкъдим иттеләр. Димәк, китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле, мөһим нәрсә икәненә  инандылар. Ул киңәшче дә, ялгызлыктан коткаручы да, уйландыручы да,дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның  киләчәге  өзелгән дигән сүзләр белән  әңгәмәбезне  тәмамладык.