“900 көн батырлык. Блокада һәм аның геройлары”

27 нче гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. Ленинград блокадасы өзелә, ул  900  көн һәм төн дәвам итә. Тарихи  дата уңаеннан китапханәдә укучылар өчен  “900 көн батырлык. Блокада һәм аның геройлары” темасына батырлык дәресе узды.

Максатыбыз укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Мәгълүмат  бирүне Ленинград халкының  900 көнлек  каһарманлыгы һәм батырлыгы, блокаданың  тарихи өзелеше турында тарихи белешмә белән таныштырудан башладык. Укучылар блокада вакытында кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкынлык, үлем белән ничек көрәшүләрен белделәр.