Саулык – зур байлык

Китап укучыларым белән “Саулык – зур байлык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Сәламәт яшәү рәвеше белән таныштык.Таза- сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендек. Дөрес туклану серләре белән бүлештек. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен санап үттек. Физик күнегүләр ясадык. Әңгәмәбезнең максаты – тормышта иң кирәкле нәрсәнең сәламәтлек икәнен, моңа кеше, беренче чиратта, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртып ирешә алуына төшендерү иде.