Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь

Укучылар белән ”Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек.

“Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрәгем һәм антым кушканны,

Җырым белән дусны иркәләдем

Җырым белән җиңдем дошманны.”

Максатыбыз М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү иде. Балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укыдык. “Ромашка” уены уйнадык.Муса Җәлилнең бөтен иҗаты- батырлык үрнәге икәненә инандык. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе һәм горурлыгы дигән сүзләр белән әңгәмәбезне йомгакладык.