“Туган телем- иркә гөлем” әдәби кичә

19 нчы   февраль  көнне   китап укучыларым   белән Туган  тел  көненә  багышлап  “Туган  телем- иркә  гөлем” дип  исемләнгән әдәби кичә  үткәрдек.  Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә тхтирам белән караган кеше генә  туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши дигән сүзләр белән кичәбезне башладык. Кичәбез шигырьләр, җырлар, уеннар белән үрелеп барды. “Түбәтәй” уены, бишек җыры җырлап бала йоклату, “Кем күбрәк белә?”,сүзләре буталган мәкальләр бирелде, шуларны дөресләп язу, “Табышмак әйтәм, - җавабын тап”, телгә  кагылышлы  мәзәкләр  сөйләдек. “К” һәм “Җ” хәрефләренә  башланган  сүзләрдән бергәләп  хикәяләр  төзедек, “Талбишек”  җырын  тыңлап фикер  алыштык.  Кичә  күтәренке рухта ,мавыктыргыч  булып  үтте.  Бәйрәмебезне   “И, Туган  тел”  җыры  белән  тәмамладык. Кичәдә 10 кеше катнашты.