Большетарханская сельская библиотека - филиал № 1
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217091-1/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422386 РТ, Тетюшский р-н, с.Большие Тарханы, ул. Горького, 7

Наша семья

В рамках Года семьи Большетарханская поселенческая библиотека предлагает рубрику "Наша семья", где рассказывает о семьях села.
Назыйм кызы белән Фәрит Эбүбәкер улы 1970 елнны, мәктәп елларында, май аенда танышалар.” Үземә тиешле яр икәнен беренче көнне үк сиздем, шуңа теләгемә ирешкәнче бардым,”- ди Фәрит абый. Гөлсем апа Фәрит абыйны армия хезмәтенә озата, хатлар язышып торалар, көтеп ала Гөлсем апа Фәрит абыйны. Гөлсем апа бу вакытта Зур Әтрәчтә укыта торган була. 1973 нче елны Гөлсем апа Казан дәүләт университетының филология һәм тарих факультетына, читтән торып, укырга керә.1975 елның март аенда ике яшь йөрәк чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур гаилә коралар. Гөлсем апаны Фәрит абыйның әти – әнисе зурлап , сарап алалар.Бу елларда Фәрит абый күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли.Ә Гөлсем апа Олы Тархан урта мәктәбенә эшкә урнаша.1975 нче елның декабрь аенда уллары – Илшшат туа. “Өчәү бергә укыдык , нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, Фәрит абыегыз бик булышты һэм ниһаять, 1979 нчы елны Диплом алдык” , - дип зур канәгатьләнү белән сөйли Гөлсем апа. Бүгенге көндә уллары Ильшат гаилә корып, туган авылыбызда яши.Профессиясе буенча физкультура укытучысы.Тормыш иптәше күрше Үтәмеш авылыннан – Гөлнара, балалар бакчасында эшли. Ике кызлары бар: Диләрә белән Эльвина. 1985 нче елны кызлары Гөлшат туа. Бүгенгесе көндә ул әнисенең юлын сайлап, Казаныбыз мәктәпләренең берсендә балаларга татар телен укыта . Авылыбызнын егете – Рушан белән тормыш корып, Казан шәһәрендә яшиләр, ике уллары бар: Эмиль белән Раяз. Икенче елга Фәрит абый белән Гөлсем апа бергә тормыш корып, яши башлауларына 50 ел була. 50 ел бергә — ул үзе бер гомер үре, аңа бар кеше дә ирешә алмый, минемчә. Бер-берсен тын алыштан, бер караштан аңлап яшәгән парлар гына барып җитәдер бу үргә. Тормышны ир белән хатын икесе бергә, кулга кул тотынышып тудырганнар.Бергә өй салып, тулы хуҗалык белән яшәүче гаилә алар: терлек, кош –корт , алар өчен яшәү терәге булып тора.
“Тормыш иптәшем дөнья көтәр өчен бик яхшы, тырыш кеше булды. Бөтен нәрсәне дә киңәшләшеп эшләдек. Фәритем бик акыллы, балалар, оныклар өчен җан атып тора. Хәзер икебез дә лаеклы ялда, бар эшне бергә эшлибез., -дип сөйли Гөлсем апа. Гөлсем Назыйм кызы 46 ел эчендә күпме генә баланы гыйлем баскычларына күтәрмәгән икән ул?!Ул мәктәбебездә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытты. Бүген ул укыткан укучылар илебезнең төрле почмакларында эшли һәм яши, шулай ук укытучыларын да онытмыйлар, һәрвакыт хәл белеп, кирәк вакытта ярдәмләшеп тә торалар. Һәр укучысы үз баласыдай якын һәм аның күңел түрендә саклана. Тырыш, сәләтле укытучының фидакарь хезмәтен дәүләтебез дә лаеклы билгеләгән: күптөрле грамоталар, Рәхмәт хатлары бирелгән, Россиянең Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исеме дә бар аның. Эшләгән дәверендә укучылары белән республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар да яулаганнар. “Минем эшемдэ тормыш иптәшем дә, балаларым да бик булыштылар”,- ди Гөлсем апа. Менә шулай эш белән гомер еллары да алга аккан .Фәрит абыйның да хезмәтләре күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Әлеге көндә хезмәт ветераннары лаеклы ялда. Бүгенге көндә Гөлсем апа белән Фәрит абый Фаткуллиннар балалар, оныклар игътибарына, ихтирамына күмелеп яшиләр. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде дип кенә телибез.