Центральная библиотека

«Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе»

20 гыйнварда Арча үзәк китапханәсендә актив китап укучылар белән очрашу кичәсе узды.

Алар исә төрле яшьтә, төрле тармакта хезмәт куя, кызыксынулары да төрлечә. Аларны китапханәгә булган тугрылык, китапларга булган мәхәббәт берләштерә. Китапка карата һәрвакыт ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәт яши. Тәгам тәнне, китап күңелне үстерә, ди бит татар халык мәкале.

Әлеге кичәдә кунаклар үзләренең тормышлары, китап укуга карашлары, фикерләре, кызыксынулары, әдәбиятта булган үзенчәлекләре белән уртаклаштылар. Китапханә хезмәткәрләре кунаклар арасында әдәби викторина үткәрделәр һәм актив укучыларын бүләкләп,иҗади номерлар белән сөендерделәр.