Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Китап иле серле дөнья!

9 июнь көнне Шурабаш китапханәсендә “ Китап иле серле дөнья!” дип исемләнгән  ,китапка,китапханәгә багышланган уен- викторина  үткәрелде. Кичәгә мәктәп  ял лагерына йөрүче балалар килде.Китапханәче балаларны китап укырга, аңа сакчыл караш тәрбияләргә, кызыксынуынга туры килгән китап сайлап алырга өйрәтте. Китапсыз үткән гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең юлдашы,киңәшчесе.Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтияр көче тәрбияли. Китапханәче китапханә турында,беренче китап кайчан барлыкка килгән, картотека, китапханәгә даими килеп торган газет,журналлар таныштырып үтте.Кичә табышмаклар әйтү белән дәвам итте.Балалар табышмакларга җавап бирделәр .Кызыксынган сорауларына җавап таптылар