“Туган телем- иркә гөлем!”
2021 ел - Татарстанда туган тел хәм халыклар бердәмлеге елы . Шул уңайдан Шурабаш китапханәсендә “ “Туган телем- иркә гөлем!” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде .
Туган ил, туган тел… Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш, әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла . Үзенең туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын, халкын үз итә, ярата ала.
Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын өйрәтүгә бәйле .һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә. Балалар табышмакларга жаваплар таптылар,тел турында мәкалләр әйттеләр.