«Китапстан»
Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 200 китап укучы катнашты. 11нче сентябрь көнне Саба район китапханә хезмәткәрләре катнашучыларның тапшырган эшләрен барлап, аларга бәя бирделәр. Барлык катнашучылар граматога ия булачак. Ә иң яхшы эшләр Казанга икенче турга үтәләр.