Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Новости

"Хатын- кыз күрке- яулык" тематик кичә

Яулык- элек- электән хатын- кызның яратып яба торган баш киеме. Еллар узган саен төсмерләре үзгәрсә дә, модадан төшеп калмый торган кием булып тора ул.

"Яулыгым- йөз аклыгым" күргәзмә

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр!

"Сыналган язмышлар" очрашу

"У войны не женское лицо" проекты кысаларында бүген,Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры баласы,үз гомерендә бер мәртәбә дә әти сүзен әйтә алмаган,әнисенә бер бала булып,тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Әминә апа Сабирҗанова янында булдык.

"Бизәкле дә, хикмәтле дә туган тел" интеллектуаль викторина

. 21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Бүген, 21 февраль көнне “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел “ исемле интеллектуаль викторина уздырдык.

"Кошларга ярдәм итик" экологик сәгать

17 февраль көнне Явлаштау авыл китапханәсе район үзәк китапханәсе тәкъдим иткән “Кошларга ярдәм итик” акциясенә кушылып, шул ук исемдә экологик сәгать уздырдылар

"Җыры белән җиңгән батыр" әдәби кичә

Дөнья әдәбияты тарихында үзенең иҗаты белән исемен мәңгелек данга күмгән шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Җыры белән җиңгән батыр" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде

"Җиденче хис" күңел ачу чарасы

14 февраль көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә гашыйклар көне уңаеннан “Җиденче хис” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылды.

"Иман нуры иңсен күңелләргә" күргәзмә

9 февраль көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты фойесында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

"Интернеттан файдалана беләбезме?" информацион сәгать

Явлаштау авыл китапханәсендә “Куркынычсыз интернет” кысаларында укучыларда интернет, аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану культурасын тәрбияләү максатыннан “Интернеттан файдалана беләбезме?” дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды

"Чисталыгым- саулыгым" балалар иртәсе

Безнең максатыбыз балалар бакчасында тәрбияләнгән балаларны китап укуга тарту, табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү.

"Әйтер сүзем бар" очрашу

Һәркем матур,акыллы, зәвыклы, бәхетле булырга омтыла. Бу бигрәк тә яшүсмер кызларга хас әйбер. Аларның шушы омтылышларын күздә тотып, 31 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән очрашу уздырылды.